Быел Алабуга районында “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале Поспелово авылы җирлегендә яшәүче Портновлар гаиләсенә тапшырылды

2018 елның 7 июле, шимбә

48 елдан артык бергә яшәүче Роберт һәм Александра Портновлар  гаиләсен Алабугада белмәгән кеше юк. 8 июльдә Поспелово авылы клубында бәйрәм тантанасында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.Григорьева Портновлар гаиләсен котлап, рәхмәт юллады, бүләкләр  тапшырды. Бәйрәмдә үрнәк гаиләләр – Венера һәм Әмир Вагаповлар, Раиса һәм Николай Тришиннар, Фарида и Нурулла Гизатуллиннар гаиләсен дә юбилейлар белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International