Баулы шәһәренең төп мәйданда– Октябрь мәйданыннан гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды.
Бәйрәм Әлмәт шәһәреннән килгән үзенчәлекле "Радужка" гаилә курчак театры чыгышы белән башланды.
Район башлыгы урынбасары Ринат Газизулла улы Хәмидуллин барлык шәһәр халкын бәйрәм белән котлады, гаилә кыйммәтләрен искә төшерде, барлык гаиләләргә мәхәббәт һәм тугрылык теләде. Ринат Газизулла улы һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Тимерхан кызы абруйлы Михаил һәм Лидия Александровлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырдылар.
Шулай ук гаиләләргә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Илнең яшь гражданнары тантаналы шартларда паспортлар алды.
"Әче" фотоконкурында җиңүчеләрне бүләкләү булды - берничә көн элек кенә кызлары Алсу туган Ленир һәм Илсөяр Давлетшиннарның яшь гаиләсе җиңүче дип табылды.
Мәйдан тулы халык сәхнәдә чыгыш ясаган "Сөмбел" вокаль ансамбле, "Апрель", бию коллективы, Лилия Мазитова чыгышларын рәхәтләнеп карады.
Ә бәйрәм ахырында Казан шәһәреннән килгән җырчы Радик Шарипҗановның чыгышы булды, ул үзенең моңлы тавышы белән тамашычыларның күңелен яулады.