7 июль көнне Олы кайбыч авылының “Рәйхан” кафесында Бөтендөнья гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан чара үткәрелде

2018 елның 7 июле, шимбә

                Бу көнне бөтен район буенча 50, 55, 60 ел гомер иткән, мәхәббәтне саклап, тормыштагы авырлыкларга һәм кыенлыкларга  бирешмичә дистә еллар аша  узган 15 пар гаилә килде.

                Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гаилә парларына рәхмэтен белдерде. Гаилә учагыгыз сүнмичә, кайгы-хәсрәтләр ишек какмасын, якыннарыгыз сәламәт һәм һәрвакыт янәшәдә булсын, -дигән теләкләрен җиткерде.

                Мәдәният йәрты хезмәткәрләре юбилярлар өчен бәйрәм концерты

эзерләде. Бәйрәм ахырында район башлыгы барлык катнашучы гаиләләргә чәчәкләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International