Гаиләләр музейда кунакта

2018 елның 8 июле, якшәмбе

Гаилә бәхетенең сере нидә? Әлки районында туган як тарихи музеенда булган очрашуда катнашучылар әнә шул хакта сөйләштеләр, үзләренең тормыш тәҗрибәсен уртаклаштылар. Әлеге кичә Гаилә, мәххәбәт һәм тугрылык көненә багышлап үткәрелде. Музей һәм район ГХТА бүлеге хезмәткәрләре анда 45 ел дәвамында тормыш юлыннан бергә атлаучы матур гаиләләрне чакырдылар.  Иске Чаллыдан Касыйм һәм Әлфия Хәмзиннар, Түбән Әлкидән Исмагыйль һәм Асия Галәветдиновлар хөрмәтле кунаклар булдылар. Музейда алар өчен экскурсия оештырылды. Аннан соң түгәрәк өстәл артында чәй эчеп, сөйләшеп утырдылар. Кунаклар күркәм гаилә тормышы, җылы мөнәсәбәтләр, аккылы һәм тәрбияле балалар үстүрү серләре белән уртаклаштылар. Музей хезмәткәрләре аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International