Арча муниципаль районында 100-нче пар

2018 елның 7 июле, шимбә

   Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар кысаларында акт язмаларының юбилей саннарына аерым игътибар бирелә.

   2018 елның 07 июль көнендә Арча районы ГХАТ бүлегендә 100-нче пар теркәлде. Бу җәйге көндә 10 гаилә яңа тормыш юлына аяк бастылар, ә көтеп алынган бәхетле санга Рәдис һәм Алия Минһаҗевлар ия булды. Яшь парлар 100 нче номерлы акт язмасына имзаларын куйдылар, борынгы гореф-гадәт буенча, бер-берсенә тугырылык билгесе итеп пар балдаклар алмаштылар. ЗАГС бүлеге начальнигы Бәхтиярова Ф.Р. яшьләргә иң беренче документ – язылышу турында таныклык тапшырды. Туганнары, дуслары чын күңелдән яшьләрне котладылар, гаилә бәхете, татулык һәм зур мәхәббәт теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International