8 июль илебездә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтелә. Бу уңайдан Сатмыш авыл клубында 53 ел буе иңне иңгә куеп, сынаулы юлларны бергә үтеп, шатлыкларны бергә уртаклашып, бер-берсенә терәк-ышаныч булып яшәүче Хәлиулла абый белән Оркыя апа Сәлаховлар гаиләсен тәбрикләргә җыелды.
Бу гаилә районда да авылда һәркем өчен үрнәк булырлык. Хезмәт сөеп, әти-әниләрен хөрмәтләп яшәгән, 5 балага гомер бүләк итеп, чын кешеләр итеп тәрбияләгән Сәлаховларга сокланмый мөмкин түгел. Бүген бирегә килгән һәркем аларга олы ихтирамын белдерде. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров Хәлиулла абый белән Оркыя апа Сәлаховларга олы хөрмәт белән “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален һәм Грамота тапшырды. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина соклануын белдереп, ихлас теләкләрен юллады. Газиз әти-әниләрен котларга килгән балалары, онык-оныкчыклары мәңге яшәүләрен теләп, ихлас теләкләрен ирештерделәр.