7 июль көнне Әлмәт муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне үткәрелде. "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшыру тантанасында Әлмәт шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Лаптева Светлана Владимир кызы һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы катнаштылар.
Әлмәт шәһәрендә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаленә Госман Мингатин улы һәм Ания Фәйзи кызы Камаловлар лаек булдылар. Быел алар 51 ел бергә тормыш итүләрен билгеләп үтәләр. Ания Фәйзи кызы – укытучы, Госман Мингатин улы – нефтьче, Әлмәт районының мактаулы гражданины. Камаловлар гаиләсе бик тату һәм тырыш. Аларның ике балалары һәм яраткан оныклары бар. Бәхетле булу өчен тагын ни кирәк?
Шулай ук "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале белән Яшиннар гаиләсе бүләкләнде. Анна Александр кызы һәм Николай Павел улы менә инде 68 ел кулга-кул тотынып яшиләр, мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичерәләр. Икесе дә тыл хезмәтчәннәре. Анна Александр кызы 7 май көнне үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу искиткеч кешеләр яшь буын өчен яхшы үрнәк!