Әлмәт муниципаль районында туучылар саны шактый югары. 11 ел буена гаиләләргә дәүләт ярдәме буларак Ана капиталы, сабыйлар һәм ата-аналарнын тормыш сыйфатларын арттыру очен юнәлдерелгән.
Шушы еллар дәверендә безнең районда Ана капиталы алу өчен 15 меңнән артык гаилә сертификатлар алды.
“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” кысаларында Тукай муниципаль районында матур, эчтәлекле бэйрәм уздырылды. Энҗе туйларын билгеләп үткән Лаврентьев Михаил Владимирович һәм Любовь Петровналарга “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Бәйрәм барышында флешмоб оештырылды – гаилә һәм мәхәббәт теләге язылган открыткалар таратылды, ромашка ясау буенча мастер класс уткәрелде.
2018 елның 7 июлендә Арча ГХАТ бүлегенең тантаналар залында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды.
Быел Аксубай муниципаль районында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне беренче тапкыр Аксубайның үзәк мәйданында билгеләп үтелде. Һәр теләгән кешегә символик “Мәхәббәт аркасы” янында фотога төшү һәм бәйрәмнең символы – ромашкадан – бәйләм ясау мастер-классында катнашу мөмкинчелеге тудырылган иде. Бәйрәм үз канаты астына гаилә парларын – юбилярларны, яшь гаиләләрне, өлкән сыйныф укучыларын, яшьләрне һәм гади район халкын җыйды.
“Бергә тудык” дип аталган игезәкләр конкурсына унлардан артык гаилә катнашты. Бәйрәм берничә сәгатьтән соң “Гуляй парк” та дәвам итте. Җыелган халыкны Алабуга районы башлыгы Г.Е.Емельянов исеменнән Загс бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева котлады. Ул 50 елдан артык бергә яшәп, яңа гына юбилейларын уздырган Ивановлар гаиләсен котлап бүләкләр тапшырды. Юбилярлар 7 июлдә өйләнешергә гариза язган Рөстәм Ризванов белән Наилә Сиразиеваны котладылар. Бәйрәм тантанасы җырлар, уеннар белән чиратлашып барды.
Талгать Әхәт улы агроном , Рәмзия Мансур кызы медицина хезмәткәре. Хузиннар 40 ел матур тормыш итәләр, купләргә үрнәк гаилә булып торалар.
Хузиннар 3 бала устереп, аларны Республиканың лаеклы гражданнары итеп тәрбияләгәннәр. Кечкенәдән хезмәткә мәхәббәт уятып, пөхтәлеккә , олыларны хөрмәт итәргә өйрәткәннәр. Өч уллары да төрле җитештерү тармакларында эшли. Әлеге бәйрәм көнендә Саба районы башлыгы Рәис Нургалиевич Миннеханов Хузиннар гаиләсен тәбрикләп медальне тапшырды.
Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре бүген, 2018 елның 8 июлендә, Герасимовлар гаиләсен “энҗе юбилее” белән тәбрик иттеләр. Энҗе – сирәк һәм кыйммәтле ташларның берсе. Ул шатлык, мәхәббәт, бәхет кебек сыйфатларны символлаштыра. 30 ел бергә яшәү шул сыйфатларсыу булмый. “Энҗе” юбилярлар яшь тугел, ләкин аларның йорәкләре һаман да тугры һәм мәхәббәтле.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Менделеевск районыннан Ильиннар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә лаек булды. Александр Илья улы белән Лидия Семен кызы 56 ел бергә гомер итәләр. Аларның 8 баласы, 15 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар. Бүләкне аларга район башлыгы Валерий Сергей улы Чершинцев тапшырды.
Ул 8 июльдә билгеләп үтелә. Яхшы традицияне без, лаешлылар да бик теләп күтәреп алдык һәм кояшлы җылы көндә Лаеш муниципаль районының яр буе мәйданында зур “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне“ бәйрәме булды.
Бу көнне лаешлыларга иң яхшы һәм җылы теләкләр белән Лаеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Бурганова Татьяна Петровна мөрәҗәгать итте, Александр Николаевич hәм Надежда Петровна Ахчиннар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале тапшырдылар.
Бәйрәм чараларын үз биюләре белән кечкенә йолдызчыклар ачты. Чарада шулай ук җырлар, табышмаклар, призлар белән конкурслар да булды.
2008 елдан бирле билгеләп үтелүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең барлыкка килүе 13нче гасырда яшәгән Муром кенәзе Петрга һәм аның хатыны Феврониягә, алар арасындагы көчле мәхәббәткә бәйле. Бер-берсен сөеп гомер кичергән бу икәү бер үк көнне – 8 июльдә вафат булалар, һәм, инанулар буенча үлгәннән соң да бергә калалар. Инде 800 елга якын православныйлар изгеләр Петр һәм Февронияне гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тугрылык сакчылары дип саныйлар. Һәр елны шушы бәйрәм тантанасында озак еллар бергә яшәгән, гомер юлын мәхәббәт һәм үзара хөрмәт белән үткән, ил-көнгә файдалы, игелекле балалар тәрбияләп үстергән үрнәк гаиләгә Россия Федерациясенең “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырыла. “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә Әлки районында Базарлы Матакта яшәүче Әхәт һәм Илә Әсәдуллиннар ия булды.