“Бергә тудык” дип аталган игезәкләр конкурсына унлардан артык гаилә катнашты. Бәйрәм берничә сәгатьтән соң “Гуляй парк” та дәвам итте. Җыелган халыкны Алабуга районы башлыгы Г.Е.Емельянов исеменнән Загс бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева котлады. Ул 50 елдан артык бергә яшәп, яңа гына юбилейларын уздырган Ивановлар гаиләсен котлап бүләкләр тапшырды. Юбилярлар 7 июлдә өйләнешергә гариза язган Рөстәм Ризванов белән Наилә Сиразиеваны котладылар. Бәйрәм тантанасы җырлар, уеннар белән чиратлашып барды.