ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

9нчы июльдә Апас муниципаль районы Бакырчы авыл җирлегендә “Ныклы гаилә – ил күрке” дип исемләнгән тематик кичә булып үтте. Биредә 50, 55, 60 ел бергә торучы гаиләләрне тәбрикләделәр. Авыл җирлеге һәм  мәдәният хезмәткәрләре көче белән оештырылган бәйрәм җыр-моң белән үрелеп барды. Район башлыгы исеменнән юбиляр гаиләләргә шәл, түбәтәй хәм Рәхмәт хаты тапшырылды.

     7 июль көнне Ютазы районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында зур бәйрәм булып үтте. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә юбиляр гаиләләр һәм ана сертификаты алучы парлар, аларның туганнары, дуслары чакырылды. Аларга матур тәбрик сүзләре әйтелде, бүләкләр һәм чәчкә бәйләмнәре тапшырылды.

      Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Урыссу бистәсендә яшәүче  Нина Сергеевна һәм Геннадий Александрович Гладковлар 50 ел бергә гомер сукмагыннан атлап баралар. 8 июль- гаилә һәм мәхәббәт бәйрәме көнендә аларның бу зур тормыш бәйрәмен балалары, туганнары зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.

Бергә озын гомер итү – ул зур бәхет һәм бөек хезмәт. Әлмәт районында матур гаиләләр мисаллары бик күп. Шундый гаиләләрнең берсе Алехинннар Олег Павел улы һәм Антонина Николай кызы.– 50 ел бергә тормыш итүләрен билгеләп үтәләр. Олег Павел улы – хезмәт ветераны, Антонина Николай кызы –медицинада 40 елдан артык эшләгән. Алар гомер буе бер-берсенә ярдәм итеп яшәгәннәр. Мәхәббәттә ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә дүрт оныклары бар. Алехиннар тормышы – безнең өчен үрнәк!

Алексеевск районының ГХАТ бүлегендә гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган тантаналы чара уздырылды. Район башлыгы урынбасары Белова Галина Владимир кызы бәйрәм белән котлады, Чурашовлар гаиләсенә медаль һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Әтнә муниципаль районы Түбән Көек авылында яшәүче Сәетгәрәева Раушания Ширияздан кызына 9 июль көнне 90 яшь тулды. Сәетгәрәева Раушания озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Түбән Көек авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Сәетгәрәева Раушаниянең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Баулы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның өченче пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Ринат һәм Гөлназ Мухаметзяновлар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти - әни бәләкәчләргә Әмирә һәм Самир дигән исемнәр бирделәр.

Шул ук  көнне ГХАТ бүлегендә Раяна,  Ясмина, Осман һәм Гаяз исемле яңа туган балалар теркәлде.

Азнакай районында елдан-ел "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" уңаеннан үткәрелә торган чаралар киңәя бара. Быел да, шундый матур һәм истәлекле көнне, ЗАГС бүлегендә, 11 пар үз мөнәсәбәтләрен теркәделәр. Әмма кульминицаясе булып, 27 ел бергә тромыш иткән, Фархуллиннар гаиләсенә, тантаналы рәвештә, район башлыгы урынбасары Нәгыймова Нәҗәт “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаль тапшыруы булды.


8
июль, 2018 ел
якшәмбе

8 июль көнне Актаныш муниципаль районында  “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне үткәрелде. Тантана Меңнәр авылындагы мөселман сабантуенда көндезге 10 сәгатьтә барлык район халкы катнашында үткәрелде. Кичәнең кунаклары Әтәс авылыннан Хәмзин Илдар Мисбах улы һәм Хәмзина Гөлсинә Гаян кызы булдылар.

Әлеге бәйрәм уңаеннан ел саен Кайбыч районында бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүче үрнәк гаилә парына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырыла. Быел әлеге бүләккә Хуҗа  Хәсән авылында яшәүче Кузьма Яковлевич һәм Мария Николаевна  Яшкиннар лаек булды. Әлеге кадерле бүләкне аларга гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннана үткәрелгән чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International