Азнакай шәһәрендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» булып узды

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Азнакай районында елдан-ел "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" уңаеннан үткәрелә торган чаралар киңәя бара. Быел да, шундый матур һәм истәлекле көнне, ЗАГС бүлегендә, 11 пар үз мөнәсәбәтләрен теркәделәр. Әмма кульминицаясе булып, 27 ел бергә тромыш иткән, Фархуллиннар гаиләсенә, тантаналы рәвештә, район башлыгы урынбасары Нәгыймова Нәҗәт “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаль тапшыруы булды. Илфат Нургали улы югары категорияле табиб-стоматолог-хирург, Азнакай район медицина хезмәткәрләренең профсоюз оешмасын җитәкләгән, стоматология бүлеге мөдире булып эшләгән, 2012 елдан башлап 2014 елга кәдәр Азнакай үзәк район хастаханәсендә баш табиб булган. Хатыны Эльза Инсафовна – үзәк хастаханәдә,  стоматология бүлегендә табиб-стоматолог– хирург булып эшли. Бу гаилә  нигезләре мәхәббәт һәм тугрылык белән, уртак хезмәтләре белән бәйләнәшкән.  Ике балаларын да лаеклы җәмгыять әгъзалары итеп тәрбияләгәннәр, хәзер алар ата-аналарның хезмәт династиясен дәвам итәләр.

Тантаналы чара  «Гаилә» паркында булып узды һәм аның бизәге булып - тагын бер яшь пар иде. Бу көнне өйләнешкән Сабировлар гаиләсе, Азнакай ГХАТ бүлеге актлар китабында 100 пар булып теркәлде. Шушы кадерле, истәлекле көнне  шәһәр һәм район, предприятие һәм оешма җитәкчеләре Мансурны һәм Раиләне җылы итеп котладылар. Барлык чакырылган гаилә исеменә бик күп матур сүзләр һәм котлаулар яңгырады, шулай ук алар истәлекле бүләк алдылар. Бу бәйрәмне Мәдәният Йорты, үзешчән сәнгать артистлар чыгышлары белән бизәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International