“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” кысаларында Тукай муниципаль районында матур, эчтәлекле бэйрәм уздырылды. Энҗе туйларын билгеләп үткән Лаврентьев Михаил Владимирович һәм Любовь Петровналарга “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Бәйрәм барышында флешмоб оештырылды – гаилә һәм мәхәббәт теләге язылган открыткалар таратылды, ромашка ясау буенча мастер класс уткәрелде.
Кичәнең иң тантаналы өлеше - Лаврентьев гаиләсенә медаль тапшыру булды. Күпләргә үрнәк булырлык гаилә бәйрәмнең бизәге иде. Аларга бәхетле тигез тормыш телибез!