2008 елдан бирле билгеләп үтелүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең барлыкка килүе 13нче гасырда яшәгән Муром кенәзе Петрга һәм аның хатыны Феврониягә, алар арасындагы көчле мәхәббәткә бәйле. Бер-берсен сөеп гомер кичергән бу икәү бер үк көнне – 8 июльдә вафат булалар, һәм, инанулар буенча үлгәннән соң да бергә калалар. Инде 800 елга якын православныйлар изгеләр Петр һәм Февронияне гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тугрылык сакчылары дип саныйлар. Һәр елны шушы бәйрәм тантанасында озак еллар бергә яшәгән, гомер юлын мәхәббәт һәм үзара хөрмәт белән үткән, ил-көнгә файдалы, игелекле балалар тәрбияләп үстергән үрнәк гаиләгә Россия Федерациясенең “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырыла. “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә Әлки районында Базарлы Матакта яшәүче Әхәт һәм Илә Әсәдуллиннар ия булды. Бу парны районда белмәгән кеше юктыр. Алар бөтен гомерләрен районыбызга намуслы хезмәт итеп үткәргән фидакарь җаннар. Быел февральдә Әсәдуллиннарның тормыш юлыннан бергә атлап китүләренә 58 ел булды. Әмма Гаилә бәйрәменә парлап килеп, үзләренә аталган зур бүләкне шатланып кабул итәргә насыйп булмады. Ике атна чамасы элек кенә Әхәт абый кинәт вафат булды. “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален Илә апага район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина өйләренә барып тапшырдылар. Илә Зыяфетдин кызына исәнлектә, балаларының кадер-хөрмәтендә бәрәкәтле гомер кичерергә язсын дип, бүләк тә тапшырдылар!