Менә инде унынчы ел илебез буйлап “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне“ халык бәйрәме атлый

2018 елның 8 июле, якшәмбе

Ул 8 июльдә билгеләп үтелә. Яхшы традицияне без, лаешлылар да бик теләп күтәреп алдык һәм кояшлы җылы көндә Лаеш муниципаль районының яр буе мәйданында  зур “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне“ бәйрәме булды.

Бу көнне лаешлыларга иң яхшы һәм җылы теләкләр белән  Лаеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Бурганова Татьяна Петровна  мөрәҗәгать итте, Александр Николаевич hәм Надежда Петровна Ахчиннар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале тапшырдылар.

Бәйрәм чараларын үз биюләре белән кечкенә йолдызчыклар ачты. Чарада шулай ук җырлар, табышмаклар, призлар белән конкурслар да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International