8 июль көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы ГХАТ бүлегенең бәйрәмнәр залында матур чара уздырылды. Бу көнне 39 ел бергә яшәүче Нурия Нурлыгаян кызы һәм Марсель Сайфетдин улы Шәйхетдиновлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугырылык өчен” медале тапшырылды. Озак еллар бергә яшәп, балалар үстереп, йорт-җирләрен сокланып туймаслык оҗмаһ почмагына әйләндергән бу матур пар тәбрик сүзләре һәм бүләкләр кабул иттеләр.