Түбән Камада «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләр тапшырылды

2018 елның 8 июле, якшәмбе

     2018 елның 8 июль көнне «Гаилә» шәһәр паркында, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган, «Гаилә бәхете формуласы» фестивале узды.

     Бәйрәмне оештыручы – Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе. Фестиваль «Түбән Кама шәһәренең һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын-кызлары» эгидасы астында узды .

    Бәйрәм кысаларында югары иҗтимагый бүләк– «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаль тапшырылды. Быел алты парны медаль белән бүләкләделәр. Алар арасында Несмеянкиннар, Файзуллиннар, Новиковлар, Чутаевлар, Борисовлар һәм Ефимовлар булды.

    Һәр гаилә үзенчәлекле. Бирегә дүртенче буын укытучылары, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, мәдәният,  химиклар һәм энергетика вәкилләре килде. Аларның барысын да бәхетле гаилә тормышы берләштерә.

   Бәйрәмдә гаиләләргә медальләрне Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары, «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Долотказина Эльвира Рафгатовна һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Ильсөя Мезикова Хаматовна тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International