Түбән Камада, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган, «Гаилә бәхете формуласы» фестивале узды

2018 елның 8 июле, якшәмбе

     2018 елның  8 июль көнне «Гаилә» шәһәр паркында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган,  «Гаилә бәхете формуласы» фестивале узды.

     Бәйрәмне оештыручылар – Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе һәм «Түбән Кама шәһәренең һәм Түбән Кама муниципаль районының хатын-кызлары» җирле иҗтимагый оешмасы.

     Бәйрәм кунаклары өчен иң яхшы иҗат коллективлары матур концерт программасы әзерләделәр, идарә хезмәткәрләре «Rustique» элементлары белән ярәшү тантанасын һәм  исем кушу тантанасы күрсәттеләр. Бәйрәмнең бизәге «Игезәкләр парады » булды. 

    Чара вакытында парк территориясендә бушлай юридик консультация эшләде, күңел ачу мәйданчыкларында балалар һәм өлкәннәр өчен спорт ярышлары оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International