ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

          Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә  яшь әти-әниләргә яңа туган сабыйларына туу турында таныклык тапшырдылар. Яшь гаиләләрне тормышларында булган күркәм вакыйга белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Суниева Э.З. котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Ябылу тантанасында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Владимир Колчин, Мордовия Республикасы башлыгы Владимир Волков, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Кисляк чыгыш ясады.


23
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

2018 елның 22 сентябрендә Казан шәһәрендә "Нечкәбил" дип исемләнгән ана булу матурлыгы һәм гаилә конкурсы кысаларында Татарстан гаиләләре Фестивале узды. Фестивальдә республикабызның 10 районыннан 21 гаилә катнашты.

 Әлмәт муниципаль районы данын горурлык белән күп балалы Даишевлар Рөстәм Тавфик улы һәм Лилия Миннеяр кызы гаиләсе яклады.

Көз алма белән дан тота, хуҗабикәләр рәхәтләнеп алма ризыклары әзерли. Иң популяры — алмалы шарлотка.

Авызыңда яшеренгән шарлотка да ошамый кала алмый! Бу баллы, алма десерты тумышы белән Франциядән. Ул күптән инде үзенең гадилеге һәм онытылмаслык тәме белән бөтенесен шаккатырды. Рецепт бик гади булуга карамастан, шарлотка катлаулы десерт белән чагыштырганда ким булмаячак. Бу уңайдан "Яшьләр үзәге", Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә "Шарлотка һәм көзге пироглар"дигән темага конкурс оештырдылар.

АМР башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән юбилярны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова котлады. Үзенең котлавында ул озын гомерле ветеранга нык сәламәтлек, озын гомер һәм оптимизм теләде.

Ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның исемле адресы, шулай ук район башлыгы исеменнән котлау открыткасы тапшырылды.


22
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Әтнә муниципаль районы Шәкәнәч авылында яшәүче Галимҗанова Бибисара Галимҗан кызына 22 сентябрь көнне 95 яшь тулды. Галимҗанова Бибисара озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Галимҗанова Бибисараның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

21 сентябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә әлеге уку елының беренче гаилә дәресе үтте. Ул кадет мәктәбендә укучылар катнашында үтте. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Иванова Демченко курсантларныәлеге орган тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Укучылар гражданнар хәле актларының нәрсә икәнлегенә, аларны теркәүнең ни өчен кирәклегенәтөшенделәр, гражданнар хәле актларының төрләре турында белделәр. Укучылар биредәге актлар китабларының кайда һәм ничек саклануын күрделәр, никахларны теркәү бүлегендә кемнең, нинди мәгълүмат алуын белделәр. Очрашуның йомгаклау өлешенә курсантлар никах рәсмиләштерү тантанасы шахитләре булдылар – Диләрә һәм Максим Жансуриннарның туй мизгелен күрделәр.

1966 елның 22 сентябрь көнендә Түбән Кама эшчеләр поселогына шәһәр исеме бирелә. Нәкъ менә шул көннән алып Түбән Кама шәһәр булып санала. 

2018 елның 22 сентябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “ Юнона” яшь гаилә мәктәбе” проектының чираттагы дәресе узды. 


21
сентябрь, 2018 ел
җомга

     Еллар үткән саен үзара мөнәсәбәтләрнең җылылыгын саклап калуны бөтен кеше дә булдыра алмый. Бары мәхәббәт, тугрылык, бер-береңне хөрмәт итеп яшәү  белән генә әлеге датага  килеп җитәргә мөмкин.

    21 сентябрь көнне Тәтеш районы Жуково авылында яшәүче Валентина Кирилловна һәм Виктор Иванович Майоровлар үзләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International