Кадет мәктәбе курсантларына – гаилә дәресләре

2018 елның 22 сентябре, шимбә

21 сентябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә әлеге уку елының беренче гаилә дәресе үтте. Ул кадет мәктәбендә укучылар катнашында үтте. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Иванова Демченко курсантларныәлеге орган тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Укучылар гражданнар хәле актларының нәрсә икәнлегенә, аларны теркәүнең ни өчен кирәклегенәтөшенделәр, гражданнар хәле актларының төрләре турында белделәр. Укучылар биредәге актлар китабларының кайда һәм ничек саклануын күрделәр, никахларны теркәү бүлегендә кемнең, нинди мәгълүмат алуын белделәр. Очрашуның йомгаклау өлешенә курсантлар никах рәсмиләштерү тантанасы шахитләре булдылар – Диләрә һәм Максим Жансуриннарның туй мизгелен күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International