ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2018 ел
җомга

    Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Валеевлар гаиләсе бергә яшәүләренең биш еллыгын билгеләп үттеләр. Бу парлар үзләренең мәхәббәт тарихын искә алдылар. Яшьләрне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Э.З.Суниева котлады һәм гаилә тормышының ун еллыгын билгеләп үтәргә  чакыру тапшырды.

      «Ныклы гаилә» партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында яшүсмерләр-яшьләр клубында нәсел шәҗәрәсен төзү буенча мастер-класс узды. «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Ильдар Шәфиков генеалогик агачны ничек тергезү, ата-бабаларыбызны эзләүне нәрсәдән башларга кирәклеге турында сөйләде.Гамәли үрнәктә туган актлар, чуму, никахлашу һәм үлем актлары теркәлгән метрик китапның нинди кыяфәттә булуын, социаль хәл, яшәү урыны, яшьтәге һәм мәхәллә халкы гаиләсенең составы турындагы белешмәләрнең булуын күрсәтте. Свияжск өязе, Успенская волость, Воробьевка авыллары халык санын алу нәтиҗәләре белән таныштырды. Бу чарада ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.
 

2018 елның 20 сентябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 1000 пар үзенең гаилә берлеген теркәде.

ГХАТ Идарәсе белгечләре Габдрахманов Айрат Гали улын һәм Данилова Алина Илья кызын никахлашу көне белән котладылар.

       Өлкәннәр көне алдыннан Чүпрәле районында "Ветеранга подписка бүләк ит!" хәйрия акциясе старт алды." "Туган як" газетасы редакциясе игълан иткән хәйрия акциясенә оешма һәм предприятие җитәкчеләре дә кушылды.

      Беренчеләрдән булып әлеге акцияне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов хуплады. Ә бүген, хакимият холлында газета журналистлары тарафыннан Чүпрәле почтамты белән берлектә оештырылган акцияләрдә: «Чынлы» ҖЧҖ җитәкчесе Барис Гафуров, тармак технологияләре техникумы директоры Рамил Әхмәтов, «Строитель» ҖЧҖ директоры Рамил Хисамов, «Прогресс» МУП директоры Евгений Иванцов, ЗАГС бүлеге начальнигы Альбина Шәрәфетдинова, балалар сәнгать мәктәбе директоры Руслан Шәрәфетдинов, район мәдәният йорты директоры Ирек Раимов, РУЭС начальнигы Алмаз Вәлиуллов, социаль яклау бүлеге начальнигы Зөлфия Йосыпова һәм башкалары катнаштылар.


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 20 сентябрь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы 4 гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Россельхозбанк” җитәкчесе Резедә Рафаил кызы Хәйруллина катнашты. Җирле пенсия Фонды җитәкчесе гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларга саулык, бәхетле гомер теләде. ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева килгән кунакларга зур бәхәтләр, балаларга һәм әниләренә сәләмәтлек, теләде.

2018 елның 19 нчы сентяберендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасының  чираттагысы узды. Сертификатны алу бәхете районыбызның 12 гаиләсенә тәтеде.

Сертификатка ия булган иң яшь ана -  20 яшьлек Карина Андреева, иң өлкән һәм бай әни – 39 яшьлек Альбина Богданова. Ул сертификатны өченсе баласы туу сәбәпле алырга килгән.

ЗАГСка нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр? Гаилә кору өчен нәрсә кирәк? Ата-ана булуның  җаваплылыгы нидән гыйбарәт? Әлеге һәм башка сорауларга 1 нче номерлы  гимназиянең 11 «Б» сыйныф укучылары 2018 елның 20 сентябрендә уздырылган гаиләне алып бару дәресендә җавап таптылар.

2018 елның 20 сентябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре,  “ Яшел дулкын” экологик акция кысаларында, Яшьлек урамында ак каен агачлары уттыртты. 


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

19 сентябрь көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар hәм районыбызның кечкенә гражданнарына туу турында таныклык тапшырылды.

Балалары тууы турындагы таныклык Татаьяна Ткаченкога кызы Агния һәм Татьяна Щубакинага өченче баласы София туганлыккатапшырылды.ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Тәтеш  муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов Р.Х.  котлавын укыды hәм әниләргә бүләкләр тапшырды. Шулай ук бәйрәмгә “алтын юбилярлар” Анна Александровна һәм Владимир Викторович Гавчевлар һәм Раиса Ивановна һәм Геннадий Иванович Солдаткиннар гаиләләре чакырылган иде.

АМР башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова котлады.

Үзенең котлавында ул сугыш буынының ныклыгын, батырлыгын һәм геройлыгын билгеләп үтте, ветеранга энергия, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Иван Александрович ТАССРның Алабуга районы Ананьино авылында туган. 6 сыйныфны тәмамлагач, Иван П. Луговойның «Труд» колхозында төрле эшләрдә эшли, сугыш елларын шунда үткәрә. 1948 елда Магнитогорск шәһәрендә төзелеш эшләре бара. Бераздан туган шәһәренә кайта. Биредә башта милициядә, аннары янгын частендә хезмәт юлын башлый. Гаиләле булган, ике бала туган. Иван Сафроновның гомуми хезмәт стажы 40 елдан артык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International