Әлмәт шәһәрендә 1000 яшь парның туй көне

2018 елның 21 сентябре, җомга

2018 елның 20 сентябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 1000 пар үзенең гаилә берлеген теркәде.

ГХАТ Идарәсе белгечләре Габдрахманов Айрат Гали улын һәм Данилова Алина Илья кызын никахлашу көне белән котладылар.

          Кадерле яшь пар! Бүгенге никах коне сезне якын кешеләр итеп берләштерде. Сезне берләштерүче җеп, нык булсын һәм беркайчан да өзелмәсен. Сезнең йортыгыз кояш нурлары һәм җылылык белән тулсын, беркайчан да аның мәхәббәте һәм бәхете ташламасын, анда күңелле балалар көлүе яңгырасын. Бер-берегезне саклагыз, бер-берегезне аңлап, бер-берегезне яратыгыз. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International