Чистай Никахлашу йортында гаиләне алып бару дәресе үткәрелде

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

ЗАГСка нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр? Гаилә кору өчен нәрсә кирәк? Ата-ана булуның  җаваплылыгы нидән гыйбарәт? Әлеге һәм башка сорауларга 1 нче номерлы  гимназиянең 11 «Б» сыйныф укучылары 2018 елның 20 сентябрендә уздырылган гаиләне алып бару дәресендә җавап таптылар.

Моңардан тыш ЗАГС бүлеге начальнигы Динара Наилевна Залялова мәктәп укучыларына  Никахлашу йорты,  гражданлык хәле актларын теркәү органнары тарихы, демографик күрсәткечләр турында сөйләде. Укучылар бик теләп ЗАГС архивын, тантаналы чаралар залын карадылар, шулай ук язылышу, балалар туу, үлем-китем, аерылышулар кебек база гаилә категорияләре турында мәгълүмат алдылар. Сөйләшү шулай ук язылышуны сайлау төрләре, гаилә хокуклары, гаилә тормышы нигезләре турында барды.

Укучылар зур кызыксыну белән күргәннәре һәм алынган мәгълүматлар  турында фикер алыштылар. Соңыннан бергәләп фотога төштеләр.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International