19 сентябрь көнне Алабуга шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне Иван Сафроновка 95 яшь тулды

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

АМР башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова котлады.

Үзенең котлавында ул сугыш буынының ныклыгын, батырлыгын һәм геройлыгын билгеләп үтте, ветеранга энергия, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Иван Александрович ТАССРның Алабуга районы Ананьино авылында туган. 6 сыйныфны тәмамлагач, Иван П. Луговойның «Труд» колхозында төрле эшләрдә эшли, сугыш елларын шунда үткәрә. 1948 елда Магнитогорск шәһәрендә төзелеш эшләре бара. Бераздан туган шәһәренә кайта. Биредә башта милициядә, аннары янгын частендә хезмәт юлын башлый. Гаиләле булган, ике бала туган. Иван Сафроновның гомуми хезмәт стажы 40 елдан артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International