Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре экологик акциядә катнашты

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 20 сентябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре,  “ Яшел дулкын” экологик акция кысаларында, Яшьлек урамында ак каен агачлары уттыртты.

Яшь пар Николай һәм Валерия Макаровлар, никах теркәү тантанасыннан сон, шулай ук әлеге акциядә катнашлылар. “ Яңа үсемтеләр Яшьлек аллеясенең матур киеме булып торыр” –дип үз хыялы белән бүлеште гаилә.

Билгеләп үтик, әлеге акциянең төп максаты – халыкның экологик культурасын устерү, әйләнә-тирәлеккә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шәһәр территориясен эстетик үзгәртеп кору һәм яшелләндерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International