Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Валеевлар гаиләсе бергә яшәүләренең биш еллыгын билгеләп үттеләр. Бу парлар үзләренең мәхәббәт тарихын искә алдылар. Яшьләрне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Э.З.Суниева котлады һәм гаилә тормышының ун еллыгын билгеләп үтәргә чакыру тапшырды.