Чүпрәле районындагы җитәкчеләр ветераннарга район газетасына язылу бүләк итәләр

2018 елның 21 сентябре, җомга

       Өлкәннәр көне алдыннан Чүпрәле районында "Ветеранга подписка бүләк ит!" хәйрия акциясе старт алды." "Туган як" газетасы редакциясе игълан иткән хәйрия акциясенә оешма һәм предприятие җитәкчеләре дә кушылды.

      Беренчеләрдән булып әлеге акцияне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов хуплады. Ә бүген, хакимият холлында газета журналистлары тарафыннан Чүпрәле почтамты белән берлектә оештырылган акцияләрдә: «Чынлы» ҖЧҖ җитәкчесе Барис Гафуров, тармак технологияләре техникумы директоры Рамил Әхмәтов, «Строитель» ҖЧҖ директоры Рамил Хисамов, «Прогресс» МУП директоры Евгений Иванцов, ЗАГС бүлеге начальнигы Альбина Шәрәфетдинова, балалар сәнгать мәктәбе директоры Руслан Шәрәфетдинов, район мәдәният йорты директоры Ирек Раимов, РУЭС начальнигы Алмаз Вәлиуллов, социаль яклау бүлеге начальнигы Зөлфия Йосыпова һәм башкалары катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International