Ябылу тантанасында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Владимир Колчин, Мордовия Республикасы башлыгы Владимир Волков, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Кисляк чыгыш ясады.
Конкурс программасында округның барлык төбәкләреннән 14 гаилә катнашты. Конкурсның җиңүчесе Саратов өлкәсеннән Рудневлар гаиләсе булды. «Интернациональ гаилә» номинациясендә Татарстан Республикасы вәкилләре - Яңа Чишмә муниципаль районында яшәүче, XIII «Нечкәбил» республика конкурсы финалистлары Игит Мазманян, Любовь Коновалова, үзләренең өч кызлары Каринэ, Маринэ һәм Анна белән бергә җиңү яулады.