Татарстан гаиләләре фестивале

2018 елның 23 сентябре, якшәмбе

2018 елның 22 сентябрендә Казан шәһәрендә "Нечкәбил" дип исемләнгән ана булу матурлыгы һәм гаилә конкурсы кысаларында Татарстан гаиләләре Фестивале узды. Фестивальдә республикабызның 10 районыннан 21 гаилә катнашты.

 Әлмәт муниципаль районы данын горурлык белән күп балалы Даишевлар Рөстәм Тавфик улы һәм Лилия Миннеяр кызы гаиләсе яклады. Алар бәйрәмгә күп санлы балаларын алып килүләре белән кунакларны сөендерделәр, аларны татар милли ашлары белән генә түгел, ә үзенчәлекле бизәлештәге күп төрле ризыклар белән сыйладылар.

Даишевлар гаиләсе төрле конкурсларда катнашкан өчен күп санлы  дипломнарга лаек булдылар. Шулай ук «Гаилә бәхете сере»номинациясендә җиңү яуладылар.

        Конкурсантларны чын күңелдән котлап, авыр һәм фидакарь хезмәтләре - балалар тәрбияләү, гаилә һәм рухи кыйммәтләрне саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International