2018 елның 26 сентябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә күппрофильле көллиятенең 3180 нче төркемнең булачак чәчтарашчылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.
2018 елның 26 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Кужельныйлар гаиләсе энҗе туйларын билгеләп үтте.
Тәтеш шәһәрендә яшәүче ананың Александр исемле улы туды. Александр 18 сентябрь көнне 11 сәгать 2 минутта Казан шәһәрендә туды, авырлыгы 3170, буе – 50 см иде. Бу бәләкәч Тәтеш районының 100-нче баласы булып туды.
2018 елда туучы 100 баланың 39-ы – беренче бала, 33-е – икенче бала, 17-се-өченче бала, 2-се- дүртенче бала, 5-се- бишенче бала, ике ана җиденче һәм тугызнчы балаларын таптылар.
24 сентябрь көнне Бөгелмә муниципаль районының ГХАТ бүлегендә гаилә тормышы юбилярларын тәбрикләделәр. Гөлфия Сәрвәр кызы һәм Владимир Миңлегәрәй Владимир Миңлегәрәевич 30 елдан артык Бөгелмә аэропортында борт-механик булып эшли. Гөлфия Сәрвәр кызы хезмәт юлын педагогика белән бәйли – 35 елдан артык балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Хөрмәт ияләре кыз улы Атнаголовларның тату гаиләсенең якут юбилее узды. Бүген алар 40 ел элек булган никахлашу тантанасындагы кебек, бер-берсенә мәхәббәт тулы караш ташлап, тантаналы марш астында залга керделәр. Балалары, оныклары һәм якыннары тарафыннан үз адресларына бик күп ихлас һәм матур теләкләр кабул итеп алдылар. һәм ул тәрбияләп үстерәләр, 3 оныклары бар.
Чираттагы «Гаилә дәресе» 2018 нче елның 24 сентяберендә Зәй шәһәренең татар гимназиясендә ГХАТ бүлегенең баш белгече Гөлнар Гизатуллина “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага дәрес үткәрде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде.
25 сентябрь көнне Сәгыйть Шәрип улы һәм Зинфира Галим кызы Нигъмәтҗановлар 50 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. ГХАТ бүлеге оештырган тантанага " Алтын» юбилярлар Сәгыйть абый белән Зинфира апа бәйрәмчә бизәлгән автомобильдә килделәр.
Юбилярлар үзләренең уртак тормыш юлын ерак Германиядә, Сәгыйть Шәрип улы хезмәт иткән җирдә башлап җибәргәннәр. Шунда ук кызлары-Анжелика һәм Светлана туа. Баулы җирендә гаилә 1977 елда нигезләнә. Нигъмәтҗановлар лаеклы хезмәт юлын үткәннәр, матур балалар тәрбияләп үстергәннәр, бүген оныклары Һәм оныкчыклары уңышларына сөенеп яшиләр.
2018 нчы елның 25нче сентябрьдә Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә 555- нче бала теркәлде. Дмитрий исемле малай Семенов Юрий һәм Надежда гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килде. ГХАТ бүлеге белгече Трошихина Елена Евгений кызы, баланың туу турындагы таныклыгы белән котлау открыткасы тапшырып, яшь әти-әнигә исәнлек-саулык теләде. Малайга нык сәламәтлек һәм якты киләчәк телибез!
Язмыш Каунас шәһәрендә туып-үскән литовка Тречекайте Мариона -Регина Ионо Баулы районына ерак 50нче елларда китергән. Аңа 2 яшь булганда әнисе вафат була, әби белән бабайда тәрбияләнә. 1941 елда бер көнне әтисе эштән кайтмый, аны фронтка алалар. Каты яралана, Казан шәһәре госпиталендә ята. Аны кире фронтка җибәрмиләр, комиссовать итәләр. Госпитальдән чыккач авыллар буйлап йөри, мичләр төзи һәм Баулы районының Репьевка авылына эләгә, шунда төпләнеп кала, өйләнә. Яңа гаиләдә улы туа. 50 нче еллар башында кызын үзе янына чакырта. Мария-Регина Репьевкада дуңгыз караучы булып эшли, ә 1962 елда Поповкага күчә. Кияүгә чыга, 6 бала тәрбияли. Пенсиягә кадәр “Кандыз” совхозында сыер савучы булып эшли.
Юбилярны Баулы районы башлыгы урынбасары Р. Хәмидуллин һәм җирлек башлыгы А. Попов котладылар.
Бәйрәмне ГХАТ бүлек җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова ачып җибәрде, балаларга матур теләкләрен юллап, паспорт тарихы белән таныштырды. Әлеге тантанада район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин укучыларга районыбызның тарихи вакыйгаларын сөйләп узды. Россия федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчәсе инспекторы Ришат Гыйбадуллин котлап балаларга паспортларын тапшырганнан соң, кыскача гына паспорт бирелү, алмаштыру тәртипләренә тукталып узды. Балтач районы яшьләр эшләреһәм спорт бүлеге белгече Айсылу Нуриева үзенең матур теләкләрен җиткезеп, балаларга илебезнең лаеклы гражданнары булуп үсүләрен теләде.
Малафиевлар гаиләсендә зур шатлык – 2018 нче елның 18 нче сентяберендә уллары Клим дөньяга аваз салды. Максим белән Екатерина гаиләсендә ул дүртенче бала. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Валишина бәхетле әтигә Татарстан Республикасы Президенты Миннеханов Р.Н. исеменнән котлау открыткасын тапшырды. Малафиевлар гаиләсе - Зәй районының күпләр үрнәк алырлык бәхетле һәм күп балалы гаилә.