Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә 555- нче бала теркәлде

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

2018 нчы елның 25нче сентябрьдә Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә 555- нче  бала теркәлде. Дмитрий исемле малай Семенов Юрий һәм Надежда гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килде. ГХАТ бүлеге белгече Трошихина Елена Евгений кызы, баланың туу турындагы таныклыгы белән котлау открыткасы тапшырып, яшь әти-әнигә исәнлек-саулык теләде. Малайга нык сәламәтлек һәм якты киләчәк телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International