ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

   2018 нчы елның 28 сентябрь көнне  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балалары туган җиде гаиләгә  Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмдә сабыйлар туган гаиләләргә якты киләчәк, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп котлау сүзләре әйтелде, бәхетле әти-әниләрне киләчәк бәйрәм белән Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина  котлады.

Монда гаилә һәм алтын көз темасы күтәреләчәк: “Бәхетле һәм тату гаиләләрнең көзге парк һәм күл буйларында ял итеп вакыт үткәрүләре...”

Фотокүргәзмә барлык кунакларга да көзнең матурлыгын һәм гаиләләрнең нинди бәхетле була алуын, андагы ярашлыкны тоерга мөмкинлек бирә.

Сентябрь аенда туган балалар барысыннан да яхшырак мәктәп дәресләрендә уңышка ирешәләр, беркайчан да артык авырлык белән проблемалары булмый, аларда депрессия һәм биполяр кискенлек үсешен сирәгрәк теркиләр, шулай ук алар җәен, язын яки кышын туган балалардан уртача буйга югары. Моннан тыш, сентябрьдә туган кешеләрнең канун белән сирәгрәк проблемалары була! Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге сентябрь аенда 22 сабый тууын теркәде.  Бу җылы сентябрь көннәрендә Хәбибрахмановлар-Елисеевлар йортына аерым шатлык килде.  Алар барысы да бердәм булып, озак көтелгән Адельне, тугызынчы сабыйны үзләренең ныклы гаиләсендә каршы алдылар.

         2018 елның сентябрендә 28 числосында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 1  нче мәктәпнең 11 нчы сыйныф «А» укучылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.

        Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Наилевна Залялова укучыларга язылышу бинасы, гражданлык хәле актларын теркәү тарихы, демографик күрсәткечләр, шулай ук бүлекнең вазифалары турында сөйләде.  


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

               Сентярь аенда Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Ана (гаилэ) капиталы сертификатларын тапшыру тантаналы рәвештэ узды. Бу чарага икенче балалары туган 8 биектау гаиләсе чакырылды.

                Бер ничә гаилә ана капиталын яшәү,торак шартларын яхшырту өчен кулланачаклар,э балаларынын укулары өчен кулланмакчы булалар.Биектау районы Пенсия Фонды идарәсе башлыгы урынбасары сертификатларны яшь гаиләләргэ тапшырганда,Ана(гаилэ) капиталынын 2018 нче елда 453026 сум тәшкил иткәнен хәбәр итте.

                  ГХАТ  бүлегенен мөдире Нурзида Зиганшина яшь ата- аналарны чын куңеленнән балалары тууы һәм ана капиталы сертификаты алулары белэн котлады.

Тантаналы чара, бәйрәм истәлеге итеп,бергәләп фотога тешү белән тәмамланды.

Яшел Үзән муниципаль районы Осиново авылында яшәүче Вороновлар гаиләсе " алтын» юбилейларын билгеләп үттеләр. Ирле-хатынлы Вороновлар Владимир Иванович һәм Татьяна Дмитриевна тормыш юлы буйлап 50 ел кулга-кул тотынып бара. Күп мәхәббәт, сабырлык, аңлау, кайгыртучанлык алар бу еллар дәвамында бер-берсенә бүләк итәләр.

Осиново авыл җирлеге башкарма комитеты вәкилләре Калякиннар гаиләсен 50 яшьлек юбилейлары белән котладылар, аларга истәлекле бүләк тапшырдылар һәм нык сәламәтлек, озын гомер һәм яңа юбилейлар теләделәр.


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

    Сентябрь аенда Саба ЗАГС бүлегендә 2018 нче елның 200 нче баласын теркәделәр. Тимершык авылында яшәүче Айрат  һәм Гөлназ Нагимовлар өченче балалары - кызларына Алия исеме куштылар.

   ЗАГС бүлеге начальнигы Шәйхетдинова А.И. аларга сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете теләде.

 

2018 елның 25 сентябрь көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге бинасында  МБГИ 12 нче номерлы лицей укучылары өчен белемне арттыру экскурсиясе оештырылды. Моңа кадәр укучылар өчен ГХАТ бинасы бәйрәм үзәге кебек күз алдына китерелсә, бүлек белгече Трошихина Елена Евгений кызы белән уздырылган әңгәмәдән соң, алар бу бинада бәйрәмнәрдән тыш тагын күп кенә  чаралар алып барылганлыгы турында белделәр. Алар бүлекнең эшчәнлеге, нинди төр акт теркәү  язулары барлыгы, архив материаллары белән, язылышу өчен кирәк булган таләпләр белән таныштылар. Ә инде очрашу азагында яшьләр бинаның тантаналар үткәрелә торган залларын карап уздылар.

2018 елның 26 сентябрендә “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гражданлык хәле актлар теркәү сораулары, гаилә һәм гражданлык законнарына кагылган сораулар буенча халыкка юридик ярдәм күрсәтелде. Халыкны кабул итү эшен ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасыннан адвокат Нургалиев Илдар Исмәгыйль улы башкарды.

2018 елның 26 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 14 яше тулган яшь Түбәнкамалыларга  беренче паспорт тапшыру тантанасы  узды. Аларга бу дулкынландыргыч  көнне әти-әниләре, әби-бабайлары көч биреп торды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International