2018 елның 26 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 14 яше тулган яшь Түбәнкамалыларга беренче паспорт тапшыру тантанасы узды. Аларга бу дулкынландыргыч көнне әти-әниләре, әби-бабайлары көч биреп торды.
ГХАТ идарәсе белгечләре бәйрәм кунакларына паспорт турында кызыклы фактлар сөйләде һәм Россия Федерациясенең дәүләт символларын белүгә кызыклы викторина үткәрде.
Түбән Кама районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Галина Викторовна Баһаветдинова укучыларны тормышларындагы мөһим вакыйга –беренче паспорт алулары белән котлады, документка сакчыл мөнәсәбәттә булуларын һәм гамәлдәге законнарны үтәүне теләде.