ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бәйрәмнең нәкъ  менә әйләнә- тирәне сары яфраклар бизәгән вакытка туры килүе дә рас кына. Алтынсу сары төсләр тибигатебезгә ямь биргән кебек, өлкәннәребез дә буыннар чылбырының кадерле һәм хөрмәтле затлары күркәм бизәге. балтач районында җылы традиция буларак олыларны  хөрмәтләү, аларның күңелләрендә булган фикерләүләрен барлау, игелекле эш гамәлләргә старт бирелгәннән соң әлеге чаралардан Балтач муниципаль районнының ГХАТ идарәсе дә читә калмады.

1 октябрь көнне район мәдәният йортында алтын юбилярларны котладылар. Тантанада район башлыгы И.М.Кашапов, булек мөдирләре катнашты. Тантана ахырында юбилярлар Почет китабына үзләренен кулларын куйдылар. Һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

         2018 елның сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 240 яңа туган бала теркәлде, шулардан 125 малай, 115 кыз азрак туган. 


30
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

2018 елның 29 сентябрендә, өлкәннәр көне алдыннан, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Гаилә бәйрәме – алтын туйларын билгеләп үтүче Галиева Фәнил Гани улы һәм Гиният кызы Гүзәл һәм «бриллиант»туйларын билгеләп үтүче Харламовлар Альберт Михайлович һәм Анастасия Михаил кызы гаиләсе билгеләп үтелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Екатерина Романова аларга Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгинның Рәхмәт хатларын тапшырды. Чарада катнашучылар төрле буын кешеләре – балалары, оныклары, юбилярларның туганнары, кунаклар һәм чакырылган кунаклар тантаналар залында хөкем ителгән атмосферада иң җылы хисләр кичерделәр. Гаиләләрнең бөтен тормыш юлы районыбыз тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән.

    2018 елның тугыз ай нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районынында 87 гаилә барлыкка килде. Тантаналы рәсмилләштеру район мәдәният клуб бинасында уза.

Иң яшь кияугә - 21 яшь, ин яшь киленгә – 18 яшь. Иң олы яшьтәге кияу -80 яшь, иң олы кәләш – 75 яшь.

Язылышучылар арасында 13 ир-кеше кабат ойләнгән, хатын-кызлар арасында 15 кабан кияугә чыккан.

Барлык яшь гаиләләргә чиксез бәхет, матур гаилә тормышы телибез!

 


29
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Гаилә, ана һәм бала институтының дәрәҗәсен күтәрү – ГХАТ бүлекләренең төп бурычларының берсе. Бу өлкәгә багышланган чаралар һәрчак актуаль, кирәкле һәм кызыклы. Дөнья күләм буенча оешкан “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы яшь буынны тәрбияләүгә,  гаилә традицияләрен саклап калуга зур игътибар бирә. Оешманың чираттагы күчмә утырышы 28 нче августта Зәй шәһәрендә үтте һәм 100 дән артык тынлаучы җыйды.  Мамадыш районы ГХАТ бүлеге белгече Гүзәл Ибраһимова шулай ук  район делегациясе составында утырышта катнашып,  бүлек эшчәнлегендә кулланырга мөмкин булган уй-фикерләрне туплап кайтты.

Соңгы елларда дәүләт алдында торган өстенлекле бурычларның берсе –туучылар санын арттыру. Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Аксубай үзәк район хастаханәсендә булды.  Хатын-кызлар консультациясе белгечләре белән берлектә стендларда йөклелекне үстерү, аны саклау һәм өзелү нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирүче материаллар урнаштырылды.  Шулай ук булачак әниләргә балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары турында да аңлатмалар бирелде.

2018 елның тугыз ай нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районының ГХАТ булегендә  туу турынды 62 акт теркәлде. Туган сабыйларнын 35 малай, 27 кыз. 62 баланың 25 гаиләдә берече булып, 24- икенче бала булып, 9 - оченче, дүрт - дуртенче бала булып туган.

Ата-аналары сабыйларга Амин, Самира, Самир, Ляля, Владислав, Милана, Аяз дигэн  матур исменэр кушканнар.


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

 2018 елның 28 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Фалиннар гаиләсенең 50 еллык гаилә юбилее уңаеннан тантаналы чара узды.

2018 елның 28 сентябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 16 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Денис Николай улы һәм Светлана Сергей кызы гаиләсендә булды. 25 сентябрьдә аларның уллары һәм кызлыры туды.Яңа туган сабыйларга  Ярослав  һәм Мираслава исемнәре кушылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International