2018 елның 28 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Фалиннар гаиләсенең 50 еллык гаилә юбилее уңаеннан тантаналы чара узды.
Гаилә бәйрәмендә юбилярларның уллары Валерий һәм Дмитрий, яраткан оныклары Максим һәм Алексей, шулай ук туганнары, якыннары, хезмәттәшләре һәм дуслары катнашты.
ГХАТ идарәсе белгечләре Вячеслав Дмитриевич һәм Мария Ивановнага нык сәламәтлек һәм озын гомер теләп, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Рәис улы Метшин исеменнән котлау хаты, ГХАТ Идарәсенең Мактау актын һәм юбилей медален тапшырдылар. Фалиннар Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кул куйдылар.
Юбилярларны шулай ук техник иҗат һәм профориентация үзәгенең ветераннар советы сәисе Лысанова Татьяна Георгиевна һәм узәк директорның фәнни-методик эш буенча урынбасары Ханнанова Лилия Илзир кызы котлады. Мария Ивановна һәм Вячеслав Дмитриевич – “хезмәт ветераннары", күпсанлы Мактау грамоталар һәм медальләр ияләре. Аларның гомуми хезмәт стажы – 102 ел!