ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 1 октябрендә Югары Ослан муниципаль районының Мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган « СССРда туганнар» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. 

Мәдәният йорты хезмәткәрләре тематик фото зонасы оештырдылар, теләге булган һәркем үзен Советлар Союзы гражданины итеп тоя алды. Фойеда кунакларны пионерлар каршы алдылар, алар районда туган якны өйрәнү музее җитәкчелегендә мәктәп укучылары әзерләгән бәйрәм открыткалары өләштеләр.

Бу шулай булырга тиеш тә. Иң авыр еллар йөге, сугыш һәм аннан соңгы чор кайгы-хәсрәте, илне торгызу мәшәкате нәкъ менә алар җилкәсенә төшкән. Бүгенге пенсионерлар да үзләренең тырыш хезмәте белән район үсешенә өлеш керткән. Әлеге сафларга яңарак кына кушылганнарның да район өчен башкарган хезмәтләре олы мактауга лаек. 

             Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә шәһәр һәм районның урта белем бирү мәктәпләре укучылары арасында «Гаилә альбомы битләрендә " генеалогик тикшеренүләр конкурсы старт алды.

2018 елның 2 октябрь көнендә  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында яңа туган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Мин Түбән Камада тудым!” дип исемләнгән тантана утте.. 

2018 елның 1 һәм 2 октябрь көннәрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре КФУның дәүләт һәм муниципаль идарәсенең югары мәктәбендә квалификация күтәрү программасы кысаларында белем алдылар. 

    Зәй муниципаль районында 300 нче бала тууы теркәлде. Ул  2018 нче елның 01 октяберендә туган Хоснетдинов Радел Илдар улы. Радел әтисе Илдар Гилметтин улының һәм әнисе Гөлшат Фәнис кызының беренче баласы. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә Вячеславнын әтисен котлап  баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.  


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2016 елның 23 июнендәге 219-ФЗ номерлы “”Гражданлык хәле актлары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон нигезендә ГХАТ органнары 2018 елның 1 октябреннән «Гражданлык хәле актлары язмаларының Бердәм дәүләт реестры» Федераль дәүләт мәгълүмат системасына (алга таба – ЕГР ЗАГС) эшкә күчә.

1 октябрьдә бөтен җирдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Азнакай районында өлкәннәр айлыгы игълан ителде, барлык хезмәт коллективларында очрашулар, ял кичәләре үткәрелде, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтелде.

1 октябрь көнне Түбән Кама муниципаль районының барлык авыл җирлекләрендә һәм Түбән Кама шәһәрендә пенсия яшендәге кешеләр өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар узды. 

2018 елның 1 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина ГХАТ хезмәте ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.     


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International