Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе бер төркем белгечләре квалификация күтәрү программасы кысаларында белем алдылар

2018 елның 2 октябре, сишәмбе
2018 елның 1 һәм 2 октябрь көннәрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре КФУның дәүләт һәм муниципаль идарәсенең югары мәктәбендә квалификация күтәрү программасы кысаларында белем алдылар. «Чараларны әзерләү һәм үткәрү» программасының максаты – дәүләт граждан хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын күтәрү. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Румия Сәхабова һәм Диана Гатауллина тулы курсны  уңышлы үттеләр. Финал тест нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы дәүләт һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри үсеш секторы мөдире Андрей Беденьгов һәм КФУ дәүләт һәм муниципаль идарәсенең югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова курсантларга квалификация күтәрү турында лаеклы таныклыклар тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International