ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

   Традиция буенча көзге октябрь аенда өлкәннәр көне уздырыла. Бу бәйрәмдә өлкәннәргә карата җылы матур теләкләр әйтелә, хөрмәт күрсәтелә. Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе дә үзенең ветераннарын онытмый. Идарә башлыгы Р.Г.Зарипова хезмәт ветераннарын бәйрәм белән котлады, аларга озын гомер, тән һәм җан тынычлыгы теләде!

2018 елның 4 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Алабуга муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында «Минем гаиләм – минем байлыгым»дип исемләнгән иң яхшы гаилә парларын котладылар. Күп еллар бергә гомер иткән 4 искиткеч Алабуга гаиләсе бер-берсенә мәхәббәт һәм хөрмәтне саклап, үзләренең гаилә озын гомер һәм бәхет серләре белән уртаклаштылар. Әхмәтшиннар, Савиннар, Сашиннар, Кашаповлар гаиләсендә гаилә үрнәге булып саналырга мөмкин. Ирле-хатынлы карьера төзи, шәхес буларак уңышлы тормышка ашырыла, яхшы балалар үстерә һәм шул ук вакытта гаилә учагы җылысын саклап кала алдылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре юбилярларга үрнәк гаилә таныклыкларын тапшырдылар.

 Баулы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның дүртенче пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Евгений һәм Ландыш Тимофеевлар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти - әни бәләкәчләргә Амелия һәм Милана дигән исемнәр бирделәр. 

2018 елның 4 октябрендә өлкәннәр көнендә Чистай муниципаль районының ЗАГС бүлегендә традиция буенча чәй өстәле артында ветераннарны хөрмәтләү булды. Егерме елдан артык ЗАГС органнарында эшләгән Н. М. Лоханова һәм Р. Р. Галимова яшь белгечләр белән эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, аларга күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерделәр.


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда юбилярлар парады узды.

         Аны юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров котладылар.

        Кунаклар юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар. Сәламәтлек, иң яхшы һәм иминлек теләделәр.

3 октябрь көнне Теләче районы гражданлык актларын теркәү бүлеге, өлкәннәр көне уңаеннан, 20 ел хезмәт юлын шушы өлкәдә эшләгән Тимерханова Рәвия Ситдыйк кызын бәйрәмгә чакырып котлады. Очрашу барышында төрле истәлекле хатирәләр яңартылды. ЗАГС бүлеге бинасының ачылу тарихы, район оешу тарихы һәм башкалар. Әлегедәй чаралар яшь буынга тәрбия, әхлакъ, белем өстәү булып та тора.

2018 елның 3 октябрь көнне Балтач районының күркәм тормышлы гаиләренең чираттагысы- Яңгул авылында  яшәүче Әнвәр Шәрифулла кызы һәм Марс  Хәлил улы Фазлыевлар гаиләсе кунаклар кабул итте. Кунаклар килүнең сәбәбе дә мөһим- Фазлыевлар быел гаилә корып яши башлауларының 60 еллыгын- бриллиант туйларын билгеләп уздылар. Элеге күркәм дата  һәм Халыкара  өлкәннәр көне уңаеннан Фазлыевлар гаиләсен Балтач районының никахларны рәсмиләштерү  бүлеге хезмәткәрләре дә өйләренә  барып тәбрикләп , истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Мәхәббәт һәм хөрмәттә яшәгән гаиләне шулай ук Балтач районы ветераннар Советы  рәисе Рифат Абдуллин, Яңгул авыл җирлеге  башлыгы Ренат Гариповлар да истәлекле бәйрәмнәре белән котладылар.

50 ел бергә гомер иткән алтын парларны бу конне “Ильвина» ресторанына  җыйдылар. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Минниханов үзенең чыгышында алтын парларыбызга соклануын, горурлануын әйтте һәм аларга сәламәтлек, хәерле гомер , бәхетле карлык теләде. Мәҗлес җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды.


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нуриева Г.Н. ГХАТ бүлеге коллективына яңа җитәкчене, Нургалеева Эльвира Әсгат кызын тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International