2018 елның 3 октябрь көнне Балтач районының күркәм тормышлы гаиләренең чираттагысы- Яңгул авылында яшәүче Әнвәр Шәрифулла кызы һәм Марс Хәлил улы Фазлыевлар гаиләсе кунаклар кабул итте. Кунаклар килүнең сәбәбе дә мөһим- Фазлыевлар быел гаилә корып яши башлауларының 60 еллыгын- бриллиант туйларын билгеләп уздылар. Элеге күркәм дата һәм Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Фазлыевлар гаиләсен Балтач районының никахларны рәсмиләштерү бүлеге хезмәткәрләре дә өйләренә барып тәбрикләп , истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Мәхәббәт һәм хөрмәттә яшәгән гаиләне шулай ук Балтач районы ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ренат Гариповлар да истәлекле бәйрәмнәре белән котладылар.