ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2018 ел
җомга

        Яр Чаллы шәһәрендә үзенә бер төрле исемнәр  балаларга кушалар: Святозар, Савва, Евдоким, Добрыня, Прохор, Фадей, Матрена, Мираслава, Серафима, Пелагея, Устина, Хадича, Чингиз, Мустафа, Хамза, Идрис, Айша, Сююмбике, Яхъя, Мухамед, Рахман.

      2018 елның  4 нче октябрь Яр Чаллы шәһәрендә ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре баланы теркәделәр. Бу сабый – Марьям Галиева. Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!    Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!

2018 елның 5 октябрендә Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә игезәкләрнең тууын тантаналы рәвештә теркәү чарасы булып узды. Кеше туганда күктәге йолдыз яна. Менә шундый йолдызларның берсе безнең күгебездә кабынды. 2018 елның 26 сентябрендә Кириллов Артем Александр улы һәм Татьяна Евгений кызы гаиләсендә ике уллары, Даниил һәм Демьян туа.

       5 октябрь көнне хезмәт ветераны Зөлхиҗә  Хәким кызы Хайруллина Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Бәйрәкә авылында  балалары, оныклары һәм авылдашлары  белән бергәләп 90-нчы туган көнен каршылады. Аны бу матур бәйрәме белән авыл җирлеге башкарма комитеты   хезмәткәрләре котлады һәм бүләк тапшырды.

Баулы шәһәренең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан фатирларның берсендә кунакларны түземсезлек белән көттеләр – анда 90 яшьлек юбилей кичәсе иде. Бу көнне юбилярны котларга балалары, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина һәм күршеләре килде.

Анна Огородникова кунакларны шундый игътибар белән кабул итте, тормыш хатирәләре белән уртаклашты һәм шатлык белән котлаулар кабул итте.

2018 елның беренче көзге аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсенә 220 бала туган. Шуларның 124 малай һәм 96 кыз. Бу айда баланың минималь авырлыгы 998 гр тәшкил иткән, иң зур авырлыгы - 4780 гр. Иң яшь әнинең яше-18, иң өлгергәненә - 43, иң яшь әтигә - 20, ә иң өлкәненә 53 яшь. Ясмин, Артур, Матвей, Адель, Карим, Мирон, Эвелина, Сафина, Эмилия, Радель  исемнәре популярлыгын югалтмый. Бу айның сирәк исемнәре: Алтынай, Лаура, Николь, Сөләйман, Мелина.

    Мамадыш муниципаль районының хакимият бинасында Өлкәннәр көне уңаеннан район Советы һәм Башкарма комитеты ветераннарын  тәбрикләү кичәсе узды.

     Бәйрәмгә чакырылган кунаклар арасында Мамадыш районының ГХАТ бүлеген күп еллар җитәкләгән 2 ветеран – Дания Вагиз кызы Мухаметшина  һәм Әлфия Мөхәммәтдин кызы  Сингатуллина да бар иде.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә киләсе елның язында яшь гаиләләр өчен  «Бала туды - агач утырт» дип исемләнгән кызыклы проект старт ала. 

5 октябрь көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар hәм районның кечкенә гражданнарына туу турында таныклык тапшырылды.

    Алексеевск муниципаль районында укытучылар көненә багышланган чара үткәрелде. Бу чарада  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Э.З.Суниева катнашты һәм чыгыш ясады, белем бүлеге белән бергә үткәрелгән проектлар турында сөйләде.


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

                2018 елның 4 октябрендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә шәһәрнең яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы уздырылды.  Бу көн аларның тормышында бик истәлекле һәм дулкынландыргыч булып исләрендә калачак. Әлеге чарада Лениногорск районы буенча миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Юнысова Лилия Илгиз кызы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International