Баулыда яшәүче Анна Огородниковага 90 яшь тулды

2018 елның 5 октябре, җомга

Баулы шәһәренең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан фатирларның берсендә кунакларны түземсезлек белән көттеләр – анда 90 яшьлек юбилей кичәсе иде. Бу көнне юбилярны котларга балалары, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина һәм күршеләре килде.

Анна Огородникова кунакларны шундый игътибар белән кабул итте, тормыш хатирәләре белән уртаклашты һәм шатлык белән котлаулар кабул итте.

Кемдер килә алмаса да,  телефон бер генә минутка да тынмады – яраткан әнисен һәм әбисен котларга балалары һәм оныклары ашыкты. Самара, Кырым ярымутравыннан, Себердән шалтыраттылар. Анна Петровнаның 3 баласы һәм 5 оныгы бар.

Өлкән буын кешеләренең күпчелеге кебек үк, Анна Петровнага да  күп кенә авырлыклар кичерергә туры килсә дә ул үз тормышын чын-чынлап бәхетле дип саный. Ул хезмәт юлын намус һәм абруй белән уза. Анна Огородникова-тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. 13 яшьтән бирле эшли, сугыш вакытында колхозда эшли, сугыш тәмамланганнан соң 40 елга якын сәүдә өлкәсендә эшли. Хәрәкәт  - озын гомернең төп сере дип саный. 90 яшен билгеләп үтсәләр дә, күңеле  яшь  әле аның.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International