Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Яшь гаиләләр өчен яңа проект

2018 елның 5 октябре, җомга

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә киләсе елның язында яшь гаиләләр өчен  «Бала туды - агач утырт» дип исемләнгән кызыклы проект старт ала.

ГХАТ идарәсе белгечләре гаиләләрдә күптән түгел генә бала туган ата-аналардан сораштыру үткәрделәр. Алар исә яңа проект белән бик кызыксынды һәм  95 проценты катнашырга теләк белдерде.

Утыртылган агачлар - гармония, мәхәббәт һәм гаилә символы.   Һәр яңа агачның барлыкка килүе шәһәр һәм район өчен мәгариф һәм экологик әһәмияткә ия. «Проект ярдәмендә Түбән Камашәһәрендә бала тууы хөрмәтенә яңа гаилә традициясе барлыкка килер дип өметләнәбез», – дип саныйлар ЗАГС идарәсе белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International