2018 елның беренче көзге аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсенә 220 бала туган. Шуларның 124 малай һәм 96 кыз. Бу айда баланың минималь авырлыгы 998 гр тәшкил иткән, иң зур авырлыгы - 4780 гр. Иң яшь әнинең яше-18, иң өлгергәненә - 43, иң яшь әтигә - 20, ә иң өлкәненә 53 яшь. Ясмин, Артур, Матвей, Адель, Карим, Мирон, Эвелина, Сафина, Эмилия, Радель исемнәре популярлыгын югалтмый. Бу айның сирәк исемнәре: Алтынай, Лаура, Николь, Сөләйман, Мелина.