5 октябрь көнне хезмәт ветераны Зөлхиҗә Хәким кызы Хайруллина Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Бәйрәкә авылында балалары, оныклары һәм авылдашлары белән бергәләп 90-нчы туган көнен каршылады. Аны бу матур бәйрәме белән авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре котлады һәм бүләк тапшырды.