Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә шәһәрнең яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

                2018 елның 4 октябрендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә шәһәрнең яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы уздырылды.  Бу көн аларның тормышында бик истәлекле һәм дулкынландыргыч булып исләрендә калачак. Әлеге чарада Лениногорск районы буенча миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Юнысова Лилия Илгиз кызы катнашты. "Бу сезнең тормышыгызда яңа этап, бүгенге көннән сез үзегез карар кылып, үз эшләрегез өчен үзегез җавап тотачаксыз. Бу сезнең иң төп документ, саклап тотыгыз", - диде ул үз чыгышында. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы яшьләрне илебезнең лаеклы гражданнары булырга һәм горурланып яшәргә өндәде. Чын күңелдән шушы зур вакыйга белән котлыйбыз, уңышлар сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International