Игезәкләрнең тууын тантаналы рәвештә теркәү

2018 елның 5 октябре, җомга

2018 елның 5 октябрендә Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә игезәкләрнең тууын тантаналы рәвештә теркәү чарасы булып узды. Кеше туганда күктәге йолдыз яна. Менә шундый йолдызларның берсе безнең күгебездә кабынды. 2018 елның 26 сентябрендә Кириллов Артем Александр улы һәм Татьяна Евгений кызы гаиләсендә ике уллары, Даниил һәм Демьян туа.

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегең баш белгече Сухих Полина Константин кызы балаларның тормышында беренче һәм иң төп документларын - туу турында таныклык тапшыру тантанасын үткәрде.

Кирилловлар гаиләсен игезәк балалар белән чын күңелдән котлыйбыз сәламәтлек, зур мәхәббәт, иминлек, татулык һәм улларын тәрбияләүдә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International