Баулы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның дүртенче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Евгений һәм Ландыш Тимофеевлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Амелия һәм Милана дигән исемнәр бирделәр.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова бәхетле әтине ихлас котлап туу турындагы таныклыклар һәм Татарстан Президенты Р.Н.Миннихановның котлау хатын тапшырды.