Азнакай шәһәрендә Халыкара өлкәннәр көне

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

1 октябрьдә бөтен җирдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Азнакай районында өлкәннәр айлыгы игълан ителде, барлык хезмәт коллективларында очрашулар, ял кичәләре үткәрелде, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтелде.

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге коллективы өлкән хезмәткәрләр өчен бәйрәм банкеты оештырды. Аларның кайберләре хезмәт эшчәнлеген дәвам итә, ә калганнары-Гыймаева Лена кебек, ЗАГС бүлегендә үткәрелә торган чараларда даими катнашучы һәм әйдәп баручы булып тора.

Өлкән буын вәкилләрен барлык азнакайлылар исеменнән район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде һәм изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International