Түбән Кама муниципаль районында Өлкәннәр көне

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

1 октябрь көнне Түбән Кама муниципаль районының барлык авыл җирлекләрендә һәм Түбән Кама шәһәрендә пенсия яшендәге кешеләр өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар узды.

Атна дәвамында авыл яшьләр клублары йорт  ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтте. Кызыл Чишмә, Кармалы, Иске Чишмә, Ширәмәт, Прости авыл җирлекләре мәдәният йортларында ветераннарны, озак яшәүчеләрне һәм тормыш юбилярларын билгеләп үттеләр.

Түбән Каманың 2нче урта мәктәбендә иҗади һәм бию коллективлары катнашында бәйрәм концерты узды. Чараның хөрмәтле кунагы-Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International