2018 елның 1 октябреннән ГХАТ органнары Гражданлык хәле актлары язмаларының Бердәм дәүләт реестрына эшкә күчте

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

2016 елның 23 июнендәге 219-ФЗ номерлы “”Гражданлык хәле актлары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон нигезендә ГХАТ органнары 2018 елның 1 октябреннән «Гражданлык хәле актлары язмаларының Бердәм дәүләт реестры» Федераль дәүләт мәгълүмат системасына (алга таба – ЕГР ЗАГС) эшкә күчә.

ЕГР ЗАГС - үзәкләштерелгән мәгълүмат ресурсы, ул безнең илнең һәр гражданины турында белешмәләрнең эталон чыганагы булачак. Аны актуальләштерү Россия Федерациясенең бөтен территориясендә онлайн режимда өзлексез гамәлгә ашырылачак.

Күрсәтелгән мәгълүмат системасы эшенең үзенчәлеге - бердәм белешмәләр һәм классификаторлар куллану, мәгълүматларның дөреслеген онлайн тикшерү һәм гражданлык хәле актының һәр язмасына уникаль номерның, шулай ук QR-кодның бирелүе.

Гражданлык хәле актлары турында мәгълүмат алу хокукына ия булган органнарга мәгълүматларны тапшыру автомат рәвештә ЕГР ЗАГтан ведомствоара хезмәттәшлек системасы (СМЭВ) ярдәмендә башкарылачак.

ЕГР ЗАГС ярдәмендә беренче тапкыр, Россия Федерациясенең төрле субъектларының ГХАТ органнарын да кертеп, гражданлык хәле актларын теркәү системасында катнашучыларның үзара бәйләнеше электрон формада җайга салыначак.

Моннан тыш, алга таба гражданлык хәле актлары язмаларыннан гражданинга һәм аның балигъ булмаган балаларына турыдан-туры электрон документ рәвешендә төзелгән мәгълүмат бирү мөмкинлеге дә планлаштырыла.

Шулай итеп, 2018 елның 1 октябре гражданлык хәле актларын теркәү системасы эшчәнлегендә кардиналь үзгәрешләрнең башлангыч ноктасы булачак. Хәл ителә торган бурычларның бөтен мөһимлеген һәм югары социаль әһәмиятен аңлап, Татарстан Республикасы ГХАТ органнары хезмәткәрләре яңа федераль мәгълүмат системасына уңышлы күчү өчен күп көч куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International