Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Мин Түбән Камада тудым!» дип исемләнгән тантана

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

2018 елның 2 октябрь көнендә  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында яңа туган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Мин Түбән Камада тудым!” дип исемләнгән тантана утте..

Бәйрәм кысаларында 13 яшь әнигә Россия Пенсия фондының Түбән Кама районындагы идарәсе җитәкчесе Лариса Леонидовна Семенова кулыннан Ана капиталы дәүләт сертификаты тапшырылды. Музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр кунакларны матур иҗади номерлар белән сөендерде. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре ата-аналарга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International